Менделеевлылар скандинавия спорт йөреше белән актив шөгыльләнә

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Менделеевлылар   скандинавия спорт йөреше белән актив шөгыльләнә башладылар. Бу спорт төре Финляндиядә ХХ  гасырның 40-нчы елларында барлыкка килгән. Шуңа күрә ул  “фин йөреше"  дип тә атала. Соңгы елларда Рәсәйдә  бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр саны  арта бара. Безнең шәһәрдә бу спорт төре өлкән яшьтәгеләр арасында бик популяр.

Табиблар фикеренчә,  скандинавия йөреше өлкән яшьтәге кешеләргә дә,  яшьләр өчен дә бик файдалы.Скандинавия йөреше  йөрәк-кан тамырлары системасына, сулыш органнарына уңай тәэсир итә, арка, җилкәләр, аяк мускулларын ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International