"Татарстан балалары – Сирия балаларына!".
Республикада "Татарстан балалары – Сирия балаларына!"дигән акция узды. Аның төп максаты куркыныч фаҗигалар кичергән балаларга гуманитар ярдәм күрсәтү һәм башка халыкларга карата һәрвакыт шәфкатьлелек күрсәтә торган илебезнең халыкара аренада абруен күтәрү. Бу акциядә 1нче урта мәктәп укучыларыактив катнаштылар. Акция кысаларында алар уку-язу әсбаплары һәм балалар уенчыкларын җыйдылар. "Максимум" СШС әгъзалары да бүләкләр җыюда актив катнашты.