Хокукый белемнәр мәктәбе

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

16нчы гыйнварда 4нче урта мәктәпнең  мәҗлесләр залында Хокукый белемнәр мәктәбе тыңлаучылары өчен Пенсионерлар берлеге чираттагы чара оештырды. Дәресне  Менделеевск районы прокуроры ярдәмчесе 1 класслы юрист О. Г.  Латыйпова алып барды.  Бу очрашуда Оксана Геннадьевна “Прокурор күзәтчелеге"  темасы буенча прокуратура эшчәнлеге мәсьәләләре, пенсионерларга карата вак җинаятьочраклары турында сөйләде һәм тыңлаучыларны  аеруча сак, игътибарлы булырга өндәде, төрле сорауларга җавап бирде.

МБ СПР рәисе вазыйфасын башкаручы  Бикметова Р. Н. прокурор ярдәмчесе О. Г. Латыйповага рәхмәт белдерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International