“Созвездие-Йолдызлык-2017” эстрада сәнгате фестиваленең район этабы булды

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

Сергей  Гассарисемендәге мәдәният сараенда “Созвездие-Йолдызлык-2017” эстрада сәнгате фестиваленең район этабы булды. Күптән түгел генә 100 дән артык катнашучыларның сайлап алу туры булган иде. Балалар сәнгать мәктәбе, Мәктәптән тыш эш үзәге, С.Гассар исемендәге мәдәният сарае, 7 нче һәм Турай мәктәпләре, Ижевка, Монай, Иске Гришкин, Татар Ахтиялы, Песәй, Сәйтәк, Татар Чаллы мәдәният йортларының яшь артистлары  гаҗәеп номерлар күрсәттеләр. Менә көтеп алынган гала-концерт. Иң яхшыларны сайлап алучы жюри:

Екатерина Шигапова-Мәдәният бүлеге начальнигы, Ләйсән Латыпова һәм Алия Абрамова-С.Гассар һәм Балалар сәнгать мәктәбе директорлары; Виктор Никифров – клуб эшләре буенча методист.

5 яшьтән 16 яшькә кадәр 24 номер иде. Сирануш Овсепян, Ралина Нургалиева, Регина Хакимзянова, Руслан Тарасов, Ульяна Егорова, Руслан Хусин, Эмилия Шигапова, “Шаян”, “Кристалл” бию ансамбльләре үзләренең артистлык осталыкларын күрсәттеләр.

Хакимиятнең урынбасары Лейсан Галиева катнашучыларга грамоталар тапшырды.

“Конферанс” номинациясендә I дәрәҗә Дипломга Радмир Григорьев һәм Лаврентий Аванесян лаек булды. “Хореография”  номинациясендә II нче дәрәҗә лауреат Дипломы  Мәктәптән тыш эш үзәге коллективы “Очарование; III дәрәҗә лауреат Дипломы Монай авыл клубы бию коллективы “Сладкоежка” алды.

“Вокал-соло”, “Вокал ансамбль” номинациясендә I дәрәҗә Диплом Анастасия Мисеева, Виктория Красовская һәм “Дайяна” җыр коллективы лаек булды.

Иске Гришкин авыл клубы бию коллективы “Карамельки”, С.Гассар исемендәге мари халык җыр ансамбле “Эрвел”, Сәйтәк авыл клубы “Карендәшләр”, “За сохранение национальных традиций” дигән Диплом белән бүләкләнделәр.

Ахтиял авыл клубыннан “Иң яшь һәм гаҗәеп бала” Карина Малазинова билгеләнде.

Сигезенче балалар бакчасы балалар татар телендә “Сары агачлар” җырын башкарулары белән горурландылар. Айлин Бабаджанова һәм Рузаль Ишмуратов үз фикерләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International