Шәһәрнең югары сыйныфлары өчен, 3 нче мәктәптә интернет-грамотность дәресе үткәрелде. Укучылар өчен Бөтенрәсәй халык фронты региональ штабы рәисе ярдәмчесе Гөлзада Руденко, эксперт ОНФ “Образование и культура как основы национальной идентичности” Александар Верин чыгыш ясадылар.
Алар “начар” интернеттан үзеңне ничек саклау турында сөйләделәр.
Интернетта файдалы мәгълүматлардан тыш, зыянлы, агрессив, этика таләпләре үтәлмәгән ресурслар да бар. Интернет бәйлелек, социаль челтәрләрне белү буенча тест үткәрделәр. Штаб активистлары укучыларга бары тикшерелгән браузерлар белән файдаланырга, интернетка, социаль челтәрләргә үзең турында мөмкин кадәр әз мәгълүмат бирергә киңәш иттеләр, төрле алданулардан сакланырга өйрәттеләр. Әңгәмәдә югары сыйныф укучылары актив катнаштылар.