20 нче гыйнварда, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, аучылык һәм балыкчылык буенча район оешмасы вәкиле Рәсил Рахматуллин катнашуында утырыш булды. Аеруча сакланырга тиешле биләмәләр турында мәсьәлә каралды.
Менделеевск муниципаль җирлегендә чөгә балыгын саклау өчен аерым сулык булдыру турында проект эшләнде. Бу проект дәүләт экология экспертизасын үтәргә тиеш.
Бу мәсьәлә буенча гомуми тыңлаулар үткәрергә кирәклеге турында карар кабул ителде. Гомуми тыңлауларның вакыты һәм урыны хәбәр ителәчәк.