Бәзәкәдә "Яңа ел хикмәтләре"

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

21 январь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре бәзәкәлеләрне күмәк чаңгыда шуарга чакырдылар.  Тәбигать кочагында очрашу Яңа елда  беренче тапкыр булгангамы, кышкы урманга сәяхәт бик күңелле узды. Рәхэтләнеп чаңгы шудык, шаярдык, көлдек, хәттә кайберләребез таудан “тәкәрләргә” дә җитеште. Иң кечкенә спорт сөючегә 7 яшь, ин өлкәне җиденче дистәне ваклаучы булуына да карамастан, барыбыз да бу сәяхәттән бик кәнәгать калдык. Туган ягыбызның тәбигате бик матур шул безнең!  Шифалы саф һавасын сулап, купме яңа энергия алдык, көч тупладык, тәннәребез җаннарыбызны сафландырдык. Очрашуыбызның максаты да, хикмәте дә нәкъ менә шунда бит!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International