22 гыйнвар көнне Камай мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә Габзин тавына чана шуарга бардылар. Көн кояшлы, матур, чиста саф һавада бик тә файдалы чана шуу. Балалар бер-берсе белән ярыша-ярыша чанада, таблеткада шудылар.