23 гыйнварда Псәй авылы җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Бу җыен концерт программасы белән башланды. Очрашуда авыл җирлеге башлыгы Вилдан Мөхәмәтгалиев 2016 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.Җирлектә 533 кеше яши,сәнгать һәм мәгариф учрежденияләре,ФАП лар эшли һәм КФХлар теркәлгән.Узган ел җыелган салым исәбенә юллар яхшыртылды һәм Тат.Сарсазы авлындагы буаны тәртипкә китерү проект – смета төзелде.
Үзенең КФХсы үсеше турында хуҗалык җитәкчесе Альберт Смирнов хәбәр итте.Хәзерге вакытта КФХнда 554 мөгезле эре терлек исәпләнә,шуларның 85 – савым сыерлары.Чыгышында Альберт Марсович киләчәктә эшкәртү цехы төзү планнары турында сөйләде – бу авылдашларын эш урыннары белән тәэмин итәчәк.
Участок инспекторы Артур Шак иров территориясендәге оператив хәлләр белән таныштырды .Менделеевск районы Хәрби комиссары подполковник Сергей Залуженко контракт буенча хезмәт итү нечкәлекләре белән таныштырды.Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева районның 2016 нчы елда социаль – экономик үсеше турында сөйләде.Районның имам – мөхтәсибе Ирек Нуриев псәйлеләрне мәчеттә үткәрелгән дин дәресләренә актив рәвештә йөрергә чакырды.
Авыл кешеләре авылны төзекләндерү ,пай җирләре өчен налог түләү,Тат.Сарсаз һәм Әтәч авылында Интернет – элемтәсе турында сораулар бирделәр.Бу сораулар контрольга алынды.