24 гыйнварда администрациянең мәҗлесләр залында Менделеев муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев катнашында 2017 елга “Авыл хуҗалыгы үсеше” дигән дүртяклы Килешүгә кул куелды. Очрашуга 14 авыл җирлеге башлыклары,авыл хуҗалыклары җитәкчеләре һәм Районның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм специалист чакырды.
Авыл хуҗалыгы оешмасының баш специалисты Хәйдар Хадиуллин үзенең чыгышында район авыл хуҗалыгының 2016 нчы елның үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.Респубиканың Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгате Министирлыгы 2017 нче елга авыл хуҗалыгы продукциясен 105% үстерү бурычы куйды. Килешү буенча барлык хуҗалыклар 2017 елда товарларны 550 млн. сумга җитештерелергә тиешлегенә басым ясады,2016 нчы елга караганда 109% үсеш булдыру кирәклегенә басым ясады.Хәйдар Хад иуллин 2017 елда мөгезле эре терлек санын 5000 кадәр арттыру кирәклеген ассызыклады.Район башлыгы Валерий Чершинцев авыл хуҗалыклары оешмалары җитәкчеләренә 2017 елда уңышлы хезмәт теләде.