24 гыйнварда Монай авылы кешеләре белән Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцевның очрашуы узды. Бу җыен концерт программасы белән башланды.
Очрашуда Монай авыл җирлеге башлыгы Артём Моисеев 2016 нчы елда башкарылган эшләре турында чыгыш ясады.Садовая,Строитель,Химик урамнарында юллар төзекләндерелде.Апрель аенда коттеджлар районында куелачак балалар уен комплексы,кинозал өчен җиһазлар,музыкаль аппаратура алынган.Язга тукталыш павильонын
яхшырту эшләрен тәмамлау планлаштырылды. 43 лампаны энергиясаклау лампаларына алыштыру эше тәмамланды. Строитель урамында юллар төзекләндерелде.
Эчке эшләр Министрлыгының Менделеевск районы полициясе балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Рамил Фәйзуллин хәлләрнең торышы турында сөйләде. Эчке эшләр Министрлыгының Менделеевск районы хезмәткәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Андрей Синьков Казан юридик институтына һәм Алабуга хәрби – суворов училищесына керү өстенлекләре белән таныштырды.Менделеевск районы Х әрби комиссары подполковник Сергей Залуженко контракт буенча хезмәт итү юнәлешләре белән таныштырды. Менделеев муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев 2016 – 2017 елда социаль – экономик үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде.Авыл кешеләре төзекләндерү һәм газлаштыру ,яңа балалар бакчасын төзү турында сораулар бирделәр . Районы башлыгы Валерий Чершинцев :”Сезнең авылыгызда балалар бакчасы гына түгел,ә башлангыч мәктәп булу мөмкинлеге бар”.Бу сораулар контрольга алынды.