25 гыйнвар көнне Сәйтәк авыл клубында “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен кышкы күңел ачулар оештырылды. Балаларга кунакка Кар бабай килде.Ул балаларны тапкырлыкта, җитезлектә һәм фикер алу сәләтләрен сынады. Күңелле түгәрәк уеннары, хәрәкәтле һәм дидактик уеннар уткәрде. Балалар Кар бабай оештырган һәрбер уенда бик теләп катнаштылар. Уеннар барышында үзләренең бик сәләтле балалар икәнлекләрен тагын бер тапкыр расладылар. Табышмакларга дөрес җавап биреп, баллы призлар алдыдар. Үзләре дә кичә азагында Кар бабайга үз куллары белән ясалган Кар бабай рәсемнәрен бүләк иттеләр. Кичә бик мавыктыргыч һәм күңелле узды.



