28 гынвар көнне Камай мәдәният йортында студентлар көненә багышланган "Эх, Танечка,Таня" дигән кичә узды. Кичәне мәдәният хезмәткәрләре Япаева Л. һәм Зиннурова С. студентларны котлау белән башлап җибәрделәр. Кичәдә "Студентлар" һәм "Школьники" дигән командалар катнашты. Студентлар командасын Майоров Дмитрий һәм Шайхиев Рияз, ә Школьниклар командасын Афонина Арина, Билалова Алия тәкъдим иттеләр. Алар ярышы - ярыша блиц сорауларга жавап бирделәр.Алып баручылар белән әзерләнгән "Принцесса на горошине","Сладкая жизнь","Черный ящик", "Песня моей души" дигән конкурсларда да актив катнаштылар.Тамашачылар өчен дә кызыклы сораулар әзерләнгэн иде.Иң актив тамашачылар Сафин Ринат, Гилязетдинов Рәфкәт һәм Ахмадиева Флорида булып чыктылар.Аларга кечкенә генә призлар бирелде. Командалар ярышында дуслык җинде. Катнашучыларга призлар бирелгәннэн соң, кичә студентлар өчен дискотека белән дәвам итте.







