Иске Гришкин авыл китапханәсендә туган ягыбыз табигатенең матурлыгына мәхәббәт, табигать байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү максатыннан чыгып, “Табигать-уртак йортыбыз” исемле танып белү сәгате үткәрелде. Табигать ул- тиңсез хәзинә. Кеше табигатьтән башка яши алмый. Ул безне җылыта, тукландыра, киндерә, сәламәтлегебезне саклый. Әлеге чарада укучылар белән бергәләп, шушы хәзинәне саклау өчен, Без нишләргә тиеш?- дигән сорауга җавап эзләдек. Урман җәнлекләре белән дә таныштык, файдалы дару үләннәре турында да мәгүлүмат алдык. Табигать байлыкларын саклау һәрберебезнең изге бурычы.
.jpg)
.jpg)

