Иске Гришкин китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан «Шигырь бит ул, йөрәк катламнарын тишеп чыккан тиңсез хәзинә» исемле күргәзмә тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәдә китап укучылар шагыйрьнең күңелләребезне яулап алган шигырьләре, повесть, романнары белән беррәттән, төрле елларда язылган публицистик әсәрләре, әңгәмәләре һәм депутатлык эшчәнлеге белән дә таныша алдылар. Шулай ук укчылар хозурына татар халкы, Татарстан язмышы, ил-көн гаме, туган тел, милли мәгариф һәм мәдәният-сәнгать хакындагы җитди язмалардан торган җыентыклары да тәкъдим ителде. Шагыйрьнең иҗат кичәләрен чагылдырган аудио, видеодисклар да китап укучыларда зур кызыксыну уятты. Разил Вәлиевның балалар өчен язылган “Гөрләвек”, балаларның үзләре ясаган рәсемнәр белән бизәлгән “Иң зур бүләк” китаплары да, балаларның иң яратып укый торган китаплары.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)