Сак бул, җәяүле!

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

27 гыйнвар көнне 8 нче балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркеме балалары һәм ата-аналары белән “Сак бул, җәяүле!” исемле КВН узды. Катнашучылар өйдә әзерләгән юл йөрү кагыйдәләрен чагылдырган коллажларын тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Алга таба чарада катнашучылар экранда төрле ребуслар, башваткычлар чиштеләр, балалар хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Залда утыручы тамашачылар да җанатарлар буларак төрле биремнәрне үтәделәр, үзләренең яраткан командаларына өстәмә баллар белән булыштылар. Жюри әгъзасы буларак  ЮХИДИ инспекторы Мифтахов Р.В. мондый чараларның балалар өчен бик әһәмиятле булуын ассызыклап үтте, чараны әзерләгән тәрбияче Шиабиева Л.С. һәм  катнашучыларга бүләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International