31нче гыйнварда район администрациясендә гражданнарны атналык кабул итү булды. Гражданнарны район башлыгы урынбасары Ләйсан Галиева кабул итте. Бу атнада менделеевлылар җир участокларын киңәйтү, социаль торак, Хезмәт урамы 2 нче йорт һәм Химиклар урамы 6 нчы күп фатирлы йортларда үткәрелгән капиталь ремонт сыйфаты буенча сорауларга җавап алдылар. Ләйсан Галиева гражданнар белән аралашканнан соң, җитәкчеләргә бу сораулар буенча тикшерергә һәм карар кабул итәргә кушты.