“Гаилә талантлары -2017”

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

31 нче гыйнварда “Миләшкәй” балалар бакчасында  “Гаилә талантлары -2017” конкурс фестивале үтте. Чараны “Һәрвакыт булсын кояш” әдәби музыкаль композиясе белән ачып җибәрделәр. Балалар бакчасы җитәкчесе Камаева Венера Ильяс кызы барсына да уңышлар теләде. Конкурс фестиваль биш этапта булды: “Гаиләнең визит карточкасы”, “Хыяллар чынга аша”, “Гаиләнең яраткан ризыгы”, ”Аңла мине”, ”Гаиләнең талантлары”. Конкурсның жюри составы : “Бердәм Рәсәй” партиясенең Менделеев шәһәре буенча җитәкчесе Смирнова К. И., педагогик хезмәт ветераны Миңнегулова Э.А., районның  мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча урынбасары Калимуллин Ф.А., тәрбия эшләре урынбасары Искәндәрова Д.А., “Татмедиа” филиалы директоры. Чарада  депутат ООО”Аммоний” вагон төзелеше цехының башлыгы  Исхаков А.Ф. катнашты.

       Һәр гаилә  үз балалар бакчасын яклады. “Иң креатив гаилә”-12 нче балалар бакчасыннан Климовлар гаиләсе, “Иң тату гаилә”- 10 нчы балалар бакчасыннан Гимадеевлар гаиләсе, “Иң-иң” 7 нче балалар бакчасыннан  Юсуповлар гаиләсе.

       Бөтен катнашучылар да истәлекле  бүләкләр алдылар.( Спонсор  Миндубаев Касыйм Наил улы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International