Район җитәкчелегенең чираттагы очрашуы Тихоново авылы кешеләре белән булды. Очрашуны иҗат коллективлары ачып җибәрде. Тихоново авыл җирлеге җитәкчесе Алексей Карманов 2016 нчы ел нәтиҗәләре белән таныштырды. Авыл үсә, чиста су белән тәэмин итү проблемасы чишелгән, җыеган акчаларга юллар төзекләндерелә.
Авылда яшәүчеләрне Менделеевск – Яр Чаллы автобус маршрутын оештыру, Шишкин урамында җир участокларын бүлеп бирү, яңа бакчачылык җәмгыяте төзү сораулары кызыксындыра.