“Составында спирт булган ризык булмаган продукцияне ваклап сатуны туктату турында”

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

“Составында спирт булган ризык булмаган продукцияне ваклап сатуны туктату турында”

 

     Татарстан  Республикасының  Роспотребнадзор идарәсе  сезнең игътибарыгызга җиткерә: РФ ның  дәүләт санитар табибы 24.01.2017   ___7 “Составында спирт булган ризык булмаган продукцияне ваклап сатуны туктату турында” карар чыгарды. Бу карар нигезендә  этил спирты 28 % арткан азык булмаган продукцияне ваклап сатуны туктату мөһим. 2017 нче елның гыйнварыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе көн саен  маниторинг үткәрә.  Карарны үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Шулай ук  “кайнар линия” телефоны (843)2369411 аша белдерергә мөмкин.

     Бу төп продукцияләр азык-төлек максатында кулланылмый.

   Моннан тыш  “ Халык контроленә”  легаль булмаган спиртлы эчемлекләрне сату нокталарын  күрсәткән кешеләрне  материаль  бүләкләү  каралган. Түләү административ хокук бозу беркетмәсе, җинаять эше ачу булган очракта бирелә. Материаль түләү спиртлы эчемлекнең  күләме 100л.дан артык алынса -3000 сум,10л.дан-100л.га кадәр - 2000сум, законны бозу очрагы күрсәтелсә - 1000 сум.

Материаль түләүне Менделлевск  муниципаль районы гражданнары да ала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International