1 нче февральдә Камай авылында халык җыены үтте. Җыен алдыннан иҗат коллективлары чыгыш ясады.Камай авылы җирлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Инзилә Әгълиева 2016нчы ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Бигрәк тә мәдәни - белем бирү эшчәнлегенә басым ясады. 2016нчы ел - ТР һәм Каракалпак АССРның халык артисты, РФнең атказанган артисты Вәфирә Гыйззәтуллинага истәлек тактасы ачу белән истә калды. Шулай ук педагог Наилә Миннахметова һәм Асия Мәҗитова юбилейларын билгеләп үттеләр .Яшьләр - Реназ Калимуллин, Риас Шәйхиев, Айзат Зиннатуллин, Рафаэль Калимулин, Азат Абдуллин, Фәнис Кәбиров, Реналь Аглиевлар спорт һәм белем бирү буенча конкурсларда җиңү яуладылар. Полиция хезмәткәре Рамиль Фәйзуллин тшушы территориядәге оператив хәл турында таныштырды.
КФХ эшчәнлеге белән Ильнар Аглиев таныштырды. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева районыбызның эш нәтиҗәләре һәм социаль –икътисади үсеше турында чыгыш ясады. Камайлылар яхшы яшәү өчен бөтен шартлар да булуын билгеләп үттеләр, эчә торган суның пычрануы турында борчылуларын белдерделәр. Хезмәт вәкилләре лаборатор тикшерү үткәрелүе турында һәм су белән тәэмин итүдәге кимчелекләрне бетерү өстендә эшләүләрен әйттеләр.