Бүген район администрациясендә югары сыйныф укучылары һәм “Эшмәкәрлек фабрикасы ” республика проектын оештыручылар белән очрашу үтте. Катнашучылар алдында район башлыгы урынбасары Альберт Саттаров чыгыш ясады. Эшмәкәрлек фабрикасы Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы һәм Казан федераль университеты берлегендә тормышка ашырыла. Бу проектның максаты эшмәкәрлекне популярлаштыру. Укучылар өчен мастер –классны эшмәкәрлек фабрикасы проектының Кама арты регионы оештыручысы Любовь Стерхова һәм Татарстанның краудфандинг платформа җитәкчесе Динар Муслахов күрсәтте. Очрашу барышында эшмәкәрләр санын арттыру , нәтиҗәлелекне күтәрү сораулары буенча фикер алышынды.