1 нче февральдән эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 5,4% арта.

2017 елның 3 феврале, җомга

     1 нче февральдән эшләмәүче пенсионерларның  иминият пенсияләре 5,4% арта.

    Эшләүче пенсионерлар хезмәт эшчәнлеген тәмамлаганнан соң индексация

белән пенсияләрен алачаклар. Пенсия алу тәртибе шулай ук кала - эштән китеп өч ай үткәч.  Мәсәлән: хезмәт эшчәлеген 2017 нче елның беренче гыйнварында тәмамлаган кеше беренче майда ала ( февраль, март ,апрель).

     2017 нче елның беренче апрелендә социаль пенсиясе индексация үтә (яшәү минимумына карап). Августта эшләүче пенсионерларның  иминият пенсияләрен  яңадан исәпләү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International