3 нче февраль көнне Камай авылы мәктәбендә китапханә һәм мәктәп белән берлектә әзерләнгән тематик кичә уздырылды. Бу чара Б.Пастернакка багышланды. Кичәдә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырылды. Рус теле укытучысы Юзикиева И.Л. әзерләгән презентация укучыларда зур кызыксыну уятты.Укучылар Б.Пастернакның шигырьләрен укыдылар. Шулай ук кичәдә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Китапханәче Галимуллина Г. Б.Пастернакның Бондюгта яшәгән чоры белән таныштырды. Туган ягыбыз табигатенең ”Доктор Живаго” романында тасвирлануы укучыларда горурлык хисләре уятты.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)