Гражданнарга пенсия кануннарындагы үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткерү максатыннан 2нче февральдә “Өмет яры” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә УПФР башлыгы Р.К.Иштанова чыгыш ясады. Чыгышында бер тапкыр бирелә торган 5000 сум һәм 1нче февральдә буласы индексация турында хәбәр итте. Иштанова кайбер хезмәтне электрон формада алу мөмкинчелеге турында да сөйләде.