Енабердино авылында яшәүчеләрнең җыены булып үтте. Җыен иҗат коллективларының чыгышлары белән ачылды. Авыл җирлеге җитәкчесе Е.Никифоров 2016 нчы ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул авыл бюджетының чыгымнарына һәм керемнәренә тукталып үтте. 2012 нче елда бюджет 800 мең сум торса, бу сан һәр ел арта. Гомуми сумма Вахитов урамында юлны төзекләдерүгә , Тоймадагы су башнясын, Кураковадагы зират коймасын, Енабердинодагы чишмәне төзекләндерүгә китте. Төнлә урамнарда ут яна, кыш көне юллар чистартыла. Җыен ахырында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева районның социаль -экономик үсешенә тукталды. Район үсешенә Енабердино халкы да зур өлеш кертә. - Монда бик дус яшиләр, авылга керүгә хезмәт сөючән халык яшәгәнлеге күренеп тора. Бер шигем юк, Сез Республика “Гыронбыдтон” бәйрәмен тиешле дәрәҗәдә үткәрерсез, -диде Ләйсән Галиева.