Халык коллективларының чираттагы концерты да бик яхшы үтте.

2017 елның 4 феврале, шимбә

Халык коллективларының чираттагы концерты да бик яхшы үтте. Бу  юлы рус мәдәниятын күрсәтүче коллективлар чыгыш ясады. Монай, Тихоново, Ижевка, Татар Чаллысыннан килгән коллективлар үзләренең номерлары белән көчле алкышларга күмелде. Кичә барышында  “Тихоново таңнары”, “Раштуа җырлары”, “Ай яктысы”,  “Кичке уен” , “Былины”коллективлары    үзләренең рус җырлары белән шатландырдылар.  “Азарт” бию коллективы үзләренең биюләрен бүләк иттеләр. В.Бесмертных, А.Тахиров, Л.Вәлитова, А.Териченко һәм башкалар яхшы кәеф бирделәр.

   Бу танып белү һәм күңел ачу тамашасы. Үзешчән артистлар  иҗаты белән  илһамландык. Аларның сәхнәгә, мәдәниятка булган мәхәббәтләре күренеп тора. Алар үзләре дә тамашачылар да  энергия алдылар.  Мондый концертларның үтүе  бик күркәм, ләкин тамашачылар күбрәк булсын иде,- диде О.Иванова. Чыгышларны  мәдәният идәрәсе башлыгы  Е.Шигапова  җитәкчелегендәге жюри билгеләде. Концертта район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева , исполком җитәкчесе урынбасары К.Макаров та бар иде.

    Районда әле концертлар дәвам итә. Районда яшәгән марилар, удмуртлар һәм башка милләт вәкилләре чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International