“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Ачык региональ чемпионаты узды

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

30 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Казанда ТР “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Ачык региональ чемпионаты узды. Катнашучылар 75 компетенция буенча көч сынашты, моннар тыш, 10-17 яшьлек мәктәп укучылары Junior Skills кысаларында – 25 компетенция буенча. Чемпионатта икенче ел рәттән 1 нче мәктәп укучылары командасы да катнаша. Алар 10+  һәм 14+  яшь категорияләрендә “Лаборатор химия анализы” компетенциясен сайладылар. Өч көн дәвамында Ульяна Кузнецова, Антон Максютин, Александр Зырянов, Мария Алексеева азык продуктларына химик тикшерүләр үткәрделәр. Менделеевск данын нефть – химия һәм нефть эшкәртү техникумының өченче курс студенты Энҗе Габделбәрова да яклады.

Катнашучыларның эшләрен квалификацияле экспертлар бәяләде. 3 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында WorldSkills стандартлары буенча Татарстан эшче һөнәрләр чемпионатын тантаналы ябу булды.  Ульяна Кузнецова һәм Антон Максютин 10+ яшь категориясендә җиңү яуладылар, Александр Зырянов һәм Мария Алексеева – 14+ яшь төркеме призерлары. Студентлар арасында Энҗе Габделбәровага тиңнәр булмады – ул беренче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International