Завод музее Борис Пастернакның карповлар гаиләсендә яшәгәнен берничә чыганак белән дәлилли.Беренчедән, бу “Бондюг характеры “ фильмы. Ул 1989 нчы елда Татарстан Республикасы телевидениясе ярдәмендә төшерелә. Анда Лев Яковлевич Карповның кече улы Юрий Львович Бондюг чоры тормышын искә төшерә.”Мин хәтерлим, өй зур иде. Өйдә һәрвакыт кеше күп була иде.Пастернак безнең гаиләдә 1916-1917 нче елларда яшәде.Борис Леонидович миндә искиткеч матур тәэсир калдырды. Ул бик яхшы рәсем ясый иде.Минем абый белән шөгыльләнгән зур бүлмәдә аның портреты эленеп торды.Ул үзенең автопортретын күмер белән ясаган, йөзе бик ачык,карашы бик ягымлы иде.Ул- музыкант, рояльдә бик яхшв уйный белә иде.
Ирина Карпова – Л.Я.Карповның оныгы, үзенең “Карповлар гаиләсе тарихы” китабында болай дип яза.” Борис Пастернак 1916 нчы елның октябрендә Тын тауга килә һәм карповлар гаиләсендә яши башлый.Директор гаиләсе зур, биек , тау башына урнашкан агач йөртта яши. Өй тирәли бакча, ераек түгел урман була.Кышын балалар чаңгыда,чанада шуалар иде” Ирина Карпова шулай ук “Борис Леонидович күршедә яшәүче малайларны-Юра Карпов һәм Элик Збарскийны да кызыксынып күзәтә иде.”.Димәк, Карповлар һәм Збарскийлар күрше булып яшәгәннәр.Ирина Владимировна яза “ 01ю01ю1917 нче елда борис леонидович әти-әнисенә язган хатында балаларга балаларга китаплпр җибәрергә куша. Кечкенәләргә- әкиятләр, ә Володяга А Толстойның “Князь Серебрянный...”
1016 нчы елның декабрендә Лев Яковлевич Карпов турында Пастернак болай дип яза.” Л.Я.Карпов бик вакчыл һәм төгәл кеше.Бу сыйфатлар аның акылы, саф йөрәге, яхшылыгы белән бәйләнеп тә бетми кебек. Мин бу ике сыйфатның корбаны була яздым: миңа армиядән калуны кире кактылар.” Ирина Владимировна ачыклык кертеп үтә:“Исегезгә төшерәм,Борис Пастернак Карповның өендә тора һәм балаларын тәрбияли.Лев Николаевия үзенең кешеләренә генә булыша дип уйламасыннар өчен шулай эшли.”
Заводка килү белән Борис Пастернак Мәскәүгә үзенең яңа адресын хәбәр итә:”Тихие Горы. Вятка губерниясе.Алабуга уезды.П.К.Ушков заводы.”Тихие Горы” атамасын авыл, торак пункты дип түгел,ә завод пристане- чимал һәм әзер продукция җибәрә торган пункт дип карарга кирәк. 1918 нче елның июленә кадәр заводның адресы шулай күрсәтелә. Җитештерелгән продукциягә “П.К.Ушков исемендәге Камадагы химзавод” дигән тамга сугыла.