Иске Гришкино авылы гражданнары очрашуы булды

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

6 нчы февральдә Иске Гришкино авылы гражданнары чыгышы булды. Очрашу алдыннан концерт  номерлары, кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Авыл җирлеге башлыгы Валентина  Мамакова 2016 елда эшләнгән эшләр турында доклад белән чыгыш ясады. Авыл территориясендә 617 кеше яши: ир-атлар-320 кеше, хатын-кызлар- 297 кеше.

Гомуми мәйдан 3603 гектар тәшкил итә, 149 гектарны торак пунктлар алып тора. Узган ел пай җирләренә көнбагыш чәчелгән. Авылны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Өмәләр оештырыла, юллар тәртипкә китерелә. Авылда  яшәүчеләр 36 сыер, 46 кәҗә,86 сарык асрыйлар. Райондагы оператив хәлләр буенча  участок полиция  инспекторы Рамил Фәйзуллин чыгыш ясады. Шәхси состав белән эшләү бүлеге рәисе  полиция хезмәткәре  Андрей Синьков яшьләрне полициягә эшкә чакырды, районның  хәрби комиссары сергей Залуженко контракт буенча хезмәт итү тәртибе белән таныштырды.Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева районның социаль-экономик үсеше турында чыгыш ясады. Очрашу азагында авылның активистларына рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International