7 февральдә Татар Чаллы авылы халкы белән очрашу булды.Очрашу башында Мунайка авылы үзешчәннәре концерт номерлары куйдылар.Бу очрашуда 2016 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр турында Тат. Чаллы авыл җирлеге башлыгы Татьяна Кузнецова чыгыш ясады. Гомумән алганда, 2016 ел авыл өчен яхшы булды. Үзара салым хисабына җыелган акчадан ул Мирада 350 мең сумлык суүткәргеч челтәренә ремонт ясалды, Мохначев һәм Молодежная урамнарында таш салынды. Быел бу акча һәйкәлне ремонтлауга, гомуми файдалану җирләрен төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга тотылачак. Узган елны мәктәптә 300 мең сумлык ремонт уздырылды. Әле спорт залының түбәсен, тәрәзәләрне алыштырасы бар. Халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү проблемасы – иң төп эш булып тора. Төп теләк- республиканың “Чиста су” прогаммасына эләгү. Шуңа күрә мәсьәләне хәл итү өчен проект – смета документациясен әзерләү - төп эшләрнең берсе , − дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова.
Сходларның берсендә татчаллылар часовняны торгызрга кирәклеген әйтеп , бер-ике ай эчендә 67 мең сум акча җыйдылар.Уртак тырышлык белән часовня төзекләндерелә. Көз көне купол да куелды.Җирле халыкның бу гыйбадәтханәнең тиешле хәлгә җиткерелүен бик тә күрәсе килә. Язга чиркәү тирәсендәге кирәкмәгән агачларны , куакларны кисү башланачак.Әкренләп сезнең гыбадәтханәне торгызырбыз, бары сездән генә тора,- дип билгеләп үтте Тихоново һәм Кураково рухание Виктор.
Оператив хәлләр турында участок уполномоченные, Россия ЭЧКЕ эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча полициянең өлкән лейтенанты РамильФайзуллин хәбәр итте.
Район башлыгы урынбасары ЛейсанГалеева 2016 ел өчен Менделеевск районы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде .