Дмитрий Менделеев

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

1868 елда Санкт-Петербург  шәһәрендә бөек галим Дмитрий Иванович Менделеев завод хуҗасы Петр Капитонович Ушков белән таныша.   Шул чакта 28 яшьлек Петр әтисе үлеменнән соң Кокшан хромпик заводын һәм тәмамланмаган Бондюгны нәселдәнлек  буенча кабул итеп алган була. Тиздән танышлык дуслыкка әверелә һәм П.К.Ушков үлеменең соңгы көненә кадәр, төгәл 30 ел дәвам итә.

Билгеле, Дмитрий Менделеев көндәлек алып бара, анда үз тормышының әһәмиятле вакыйгаларын теркәп бара. 1951нче елда бу язмаларны Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университеты нәшрияты автобиографик документлар җыентыгыбуларак нәшер итә. 19нчы биттә укыйбыз:” 1879нчы ел. Мин өйгә кайттым һәм Петр Капитонович Ушков белән Неаполь һәм Сицилиягә киттек...”.

Бөек галим һәм завод хуҗасының дуслыгын “Химия нигезе”  китабындагы Менделеевның үз бүләк язмасы раслый: ” Петр Капитонович Ушков дустыма. 1882нче елның феврале. Дмитрий Менделеев”

 30-еллык дуслык барышында Д.И.Менделеев җитештерү буенча сорауларга консультация бирә, заводны җәелдерүдә кирәкле киңәшләре белән ярдәм итә. Галим яңа җитештерүне оештыру  буенча барлык киңәшләрне бу эшнең мөһимлеген һәм табыш күләмен исәпләп, белешмәләр белән беркетә.

П.К.Ушков исемендәге химия заводы барлык Россия заводлары арасында шактый дәрәҗәдә эре һәм алдынгы урында була. 1891нче елда Д.И.Менделеев яңа таможня тарифы  чыгару ысулын булдыруда актив катнаша, бу ысул Россия химия промышленностен һәм Ушков заводын үстерүдә уңайлы кулланыла.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International