Менделеев шәһәре Бөтенроссия күләмендә яшьләр өчен үткәрелә торган тарихи квестта катнашты. Ул Ленинград блокадасы өзелүгә һәм Сталинград шәһәре янында булган сугышның тәмамлануына багышланган иде.”Сталинград сугышы” квесты Россиянең 100 дән артык шәһәрендә үтте. Бу чара Менделеев шәһәрендә 2 нче февраль көнне 14 сәг.башланды.Оештыручалар: “Яшьлек” үзәге,”Җиңү волонтерлары”,Татарстан Республикасы Менделеев районы башкарма комитетының яшьләр һәм спорт эшләре берләшмәсе. Уенның максаты- кызыклы форма кулланып, хәзерге яшьләрне Бөек Ватан сугышы геройлары һәм вакыйгалары белән таныштыру иде. Квестта шәһәребезнең 7 берләшмәсеннән 7 команда катнашты. Һәр камандада 8-9 кеше иде. Чара башлану алдыннан уен уткәрү тәртибе аңлатылды, инструктаң үткәрелде. Капитаннарга символик” повесткалар”, “юл маршруты” бирелде. Квест барышында командалар шәһәрнең төрле җирләрендә булдылар.Һәр этапта “Этапер” командаларга яңа биремнәр бирде.Биремнәрне үтәп бетергәч, “Яшьлек” үзәгенә кайтып, кайнар чәй белән сыйландылар, нәтиҗәләр ясадылар.