7 февральдә МББУ "Енабердино урта мәктәбе " ндә химия атналыгы кысаларында 8-9 сыйныф укучылары өчен лаборантлар конкурсы үткәрелде
Предмет атналыгы - укучыларның уку эшчәнлеген актив формалаштыруның берсе. Дәрестән тыш чаралар аша укчылар ныклы белем үзләштурүгә тартыла. Мондый төр чаралар укучыларның танып – белү мәнфәгатьләрен формалаштыра, күтәрә, гомуми белем бирү дәрәҗәсен, иҗади активлыгын үстерүгә ирешә. Предмет атналыгын уздыру- балаларда укуга уңай шартлар тудыра. Лаборантлар конкурсы уздыруның максаты –балаларда химия фәненә кызыксыну уяту,тикшеренү-эзләнү эшенә хисләр уяту. Чара барышында укучылар төрле кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр, аларда бу кызыксыну уятты.