Бәзәкә авылы китапханәсендә Б. Пастернакка багышланган хәтер кичәсе

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

7 нче февраль көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә  урта мәктәпнең рус теле укытучысы Р.Калимуллина белән берлектә рус язучысы, шагыйрь һәм тәрҗемәче  Б. Пастернакның тормышына һәм иҗатына багышланган “Во всем мне хочется дойти до самой сути”   дигән хәтер  кичәсе үткәрелде.

Китапханәче Ф.Башарова укучыларны презентация аша язучының биографиясе белән таныштырды, Бондюгада яшәгән вакытлары турында сөйләде. Чөнки нәкъ менә шул вакытта 26 яшьлек Борис алдагы тормышын язу эшенә багышларга дигән карар кабул итә.

Укытучы Р.Калимуллина Б.Пастернакның иҗатына тукталды.  Шулай ук кичәдә укучылар Б.Пастернак шигырьләрен укыдылар, “Свеча горела” дигән виртуаль күргәзмә белән таныштылар. Чара ахырында китапханәче укучыларга махсус әзерләнгән күргәзмәдән китаплар тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International