Син Менделеев турында нәрсә беләсең?

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Химия атналыгы кысаларында Турай авыл мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе һәм Тат Ахтиял авыл клубы мөдире белән берлектә Д.И.Менделеевка багышланган “Син Менделеев турында нәрсә беләсең?” дигән викторина уздырылды.

Кичәдә китапханәче “Мир химии” дигән китап күргәзмәсе оештырды. Балалар викторина сорауларына теләп җавап бирделәр. Соңыннан бөек химикнын тормыш юлын чагылдырган презентация курсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International