Камай мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

7 нче февраль көнне Камай мәдәният хезмәткәрләре Япаева Л. һәм Зиннурова С. "Чулпан" балалар бакчасында "Әкияти дуслык" исемле чара уздырдылар. Балаларга кунакка килгәннәр әкият геройлары ул төлке - Дина һәм Эт - Тошка. Алар  балаларга төрле уеннар әзерләп килгәннәр. Балаларны башта шигырь сөйләтеп, күмәк җырлаттылар. Әкият геройларын искә төшерделәр. Балалар көлә - шатлана,"кем җитез?", "мием машина тизрәк"," аркан тарту" исемле уеннарда катнаштылар. Иң актив балалар Каллимуллин Ислам, Аглиева Камилла, Рахимова Аделина, Аглиева Альзана булып чыктылар. Барлык балаларга  да баллы күчтәнәчләр биреп, әкияти геройлар кире әкият иленә кайтып киттеләр. Балалар бакчасы хезмәткәрләре рәхмәт сүзен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International