Балаларга өстәмә белем бирүдә һөнәри осталык буенча республика конкурсының муниципаль этабы старт алды

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Районда тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирүдә  һөнәри осталык буенча  республика конкурсының  муниципаль этабы старт алды. Конкурс Татарстан республикасының тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә иҗади эшләүче белгечләрен ачыклау, аларның һөнәри дәрәҗәсен үстерү максатыннан үткәрелә.

Конкурс тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары арасында “Тәрбия өлкәсендәге яхшы җитәкче”, педагог-оештыручы һәм сыйныф җитәкчеләре –“Кеше тәрбияләү” һәм өстәмә белем бирү педагоглары арасында “Йөрәгемне балаларга бирәм” дигән номинацияләр буенча үтә.

Барлык катнашучылар түбәндәге конкурсларда үзләрен сынап карыйлар: “Минем тормышчан һәм педагогик кредо” дигән визит карточкасы,тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре тәрбия эшчәлеген оештыру буенча программаларны яклау, ә сыйныф җитәкчеләре әле 5-11нче сыйныф укучылары белән “Без бергә” дигән ачык дәре күрсәтәләр, ә өстәмә белем бирү педагоглары “Минем белем бирү программасы”н яклыйлар һәм шулай ук  “Өстәмә гомуми белем бирү программасына кереш” дигән ачык  дәрес күрсәтәләр.

Муниципаль этап җиңүчеләре зона этабында катнашачаклар һәм безнең район данын яклау бурычы йөкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International