8 февраль - бөек рус галиме Д. Менделеевның туган көне. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә химикка багышланган чара оештырылды.
Китапханәче Галимуллина Г. Д.Менделеевның тормыш юлы белән таныштырды. Укучыларга тәкъдим ителгән интеллектуаль уен аларның химия фәне буенча белемнәрен тикшерде. Химия укытучысы Ахунова В.М. әзерләгән төрле тәҗрибәләрне чагылдырган видеоматериалларны балалар кызыксынып карадылар. Шулай ук укытучы тарафыннан балалар каршында үткәрелгән тәҗрибә (сода һәм уксус ярдәмендә кабартылган шар) аларда аеруча зур кызыксыну уятты.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)