Беренче (район) VII республика темп-турниры булып узды

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

С.Гассар исемендәге Мәдәният йортында пенсионерлар арасында  шахмат һәм шашка буенча Татарстан республикасы ветераннар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланганберенче (район) VII республика темп-турниры булып узды.

Турнир өлкәннәр арасында актив озак яшәү факторы буларак, спортның бу төрен пропагандалау һәм популярлаштыру; өлкән яшьтәге кешеләрне системалы шөгыльләнүгә тарту; барлык дәрәҗәләрдәге ярышларда катнашу; Татарстан республикасының муниципаль  оешмалары пенсионерлары арасында массакүләм шахмат-шашка турнирларын оештыру  тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә. Беренче этап ярышларында 60,55 һәм аннан олырак ир-атлар, хатын-кызлар катнашты.

– Менделеевск шәһәрендә районда гына түгел, ә республика күләмендәге ярышларда катнашучы  бердәм шахмат командасы булуы белән горурланабыз.Алыштыргысыз тренер  Юрий Дюжакин озак еллар яшьләрнең остазы  булып тора.Районбашлыгы Валерий Чершинцев өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итә, шахмат, шашка, электрон сәгать бүләк итте. Шөгыльләнү өчен махсус өстәлләр бар, - дип билгеләп үтте ветераннар Советы председателе  Любовь Сорокина.

 Саидә Кәримова сүзләре буенча, шахмат –ул акыл өчен   гимнастика.

– Минем 30 еллык  педагогик стажым бар, «Химик» спорт сараенда сәламәт яшәү рәвеше секциясенә йөрим. Биш яшьлек оныгымашахмат бүләк иттем, бала чактан ук акыл сәләтен үстерсен дип уйладым, үзем дә шул уенга кереп киттем. Хәзерге вакытта шахмат түгәрәгенә йөрим, – ди Саидә Шәриповна.

– Узган елны шахмат буенча республика конкурсында 45 катнашучы арасында 4 урынны алдым, – дип, үз уңышлары белән спортның бу төре белән 9 яшьтән  шөгыльләнүче ӘлфияСадыйкова  уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International