Без – тарихта эзлебез

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

8 февраль – энциклопедик галим, химик, физик, технолог, геолог, метереоролог Д.И.Менделеевның туган көнне. Шул уңайдан һәм шәһәребезнең 50 еллыгын каршылап, Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 3нче урта мәктәпнең  6 нчы сыйныф укучылары белән (Укытучылары Абдуллина Р.З) туган якны өйрәнү дәресе уздырды.

 Туган як тарихын чагылдырган презентация, Д.И.Менделеевның Бондюг химия заводында булуы, төтенсез дары уйлап табуы турындагы видеоязма укучыларга шул чорны күзалларга ярдәм итте. 

Бөек галим биографиясеннән кызыклы фактлар, шәһәребезгә багышланган викторина сорауларына җаваплар  эзләү  укучыларга бик ошады һәм белемнәрен тулыландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International