9 февральдә Бәзәкә гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасының яшьләр Аграр оешмасы презентациясе узды. Аны “Яшьлек» үзәгенең рәисе Андрей Гриненко уздырды. А.Гриненко оешманың эше, аңа ничек, кемнәр керергә мөмкинлеге турында сөйләде. Өлкән сыйныф укучылары кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.