Менделеевск районы хастаханәсендә “Ачык ишекләр көне” узды. Бу “Ак халатлы фәрештәләр” республика профориентация акциясе иде.
Баш табиб Василий Голованов район хастаханәсе үзәге структурасы, районның сәламәтлек саклау учрежденияләрен модернизацияләү, 2017 елда яшь белгечләр өчен торак төзелеше турында сөйләде. Булачак табибларга терапия бүлегенә экскурсия оештырылды. В.Голованов яңа диагностика бүлеген, ремонт ясалган бүлекләрне, хастаханәнең техник базасын күрсәтте.