Камайда –бәетләр кичәсе

2017 елның 10 феврале, җомга

Татар халык иҗатында бәетләрнең берничә гасырга сузылган һәм гаять җитди традицияләре бар. 9 нчы февральдә Камай авылы мәчетендә авылдашларыбыз иҗат иткән бәетләр кичәсе уздырылды.

Китапханәче Галимуллина Г. бәетләр турында сөйләде. Мәчеткә йөрүче апалар бәетләр укыдылар. Бәетләрнең зур өлеше шәхси фаҗигаләр белән бәйләнгән. Ә алар көн саен диярлек кабатланып кына торалар. Аглиева Санияның кызына багышлап язылган бәете барыбызны да тетрәндерде.Юзикиева Гөлфия апаның әнисенә багышлап язылган бәетен тыңлаганда күзләргә яшьләр килде.

Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

Үз нәселеңнең килеп чыгышын, туган ягыңның тарихын, йолаларын, авыз иҗатын белү  изге бурыч. Боларны өйрәнгәч, кешедә уз нәселе, халкы, теле, иле белән горурлык хисе арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International