Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районы Балалар хокукын яклаучы вәкиленең иҗтимагый ярдәмчесе итеп Вәлиева Эльмира Баязит кызы билгеләнде.
Вәлиева Эльмира Баязит кызы 1972 нче елның 23 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Тукай районы Биклән авылында туган. Югары белемле, 1995 нче елны Алабуга Дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Хәзерге вакытта ул МБГББУ “1 нче номерлы гимназия” дә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли. Вәлиева Э.Б. 2018 нче елда “Мәгариф” өстенлекле милли проектның иң яхшы укытучысы конкурсының җиңүчесе, 2012 нче, 2013 нче еллларда Татарстан Республикасының “Безнең иң яхшы укытучы” грант иясе, 2016 нчы ел “Укытучы – остаз” Гранты җиңүчесе, “Ел укытучысы – 2016 нчы, 2017 нче еллар” конкурслары җиңүчесе. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Татарстан Республикасы Балалар хокукын яклаучы вәкилнең иҗтимагый яклаучысы Нигезләмәсендә әйтелгәнчә, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Балалар хокукын яклаучы вәкилнең иҗтимагый яклаучысы төп бурычлары булып муниципаль берәмлекләрдә балаларның хокуклары торышы үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту, законлы кызыксынуларын һәм ирекле булуын тәэмин итү. Вәкилнең бу сорауларда бу эшләрнең торышы турында вакытында җиткерү, шулай ук Татарстан Республикасында халыкларның хокуклары турында агарту эшләре алып бару.
Халыкны кабул итү урыны: Менделеев шәһәре, Советлар урамы, 14-а йорты, 2 нче номерлы кабинет (МБГББУ “1 нче номерлы гимназия”)
Кабул итү көннәре: сишәмбе сәгать 16.00 дан 18.00 гә кадәр
Тел/факс: 8(85549) 2-19-75, кәрәзле телефон 8(909)-313-53-23, электрон почта: Nelmira@bk.ru