8 нче февраль көнне Гассар исемендәге мәдәният йортында галим Д.И.Менделеевның 183 еллыгына багышланган “Яшь менделеевларның Химляндия иленә сәяхәт” квесты үтте. Анда гомуми белем бирү мәктәпләреннән 8 команда катнашты. Квест шәһәр хореографик коллективларның матур чыгышлары һәм “Менделеев таблицасы” станциясендә сынаулары белән башланып китте. Аннан соң яшь химиклар башка станцияләрдә башваткычлар чиштеләр. Бигрәк тә “Химик тәҗрибәләр лабораториясе” станциясе истә калды. 6 нчы, 7 нче номерлы балалар бакчасы үзләренең тәрбиячеләре һәм химия укытучылары белән кызыклы химик тәҗрибәләр үткәрделәр. Шулай ук шәһәрнең химия предприятиеләре һәм КФУ ның химик продукцияләреннән төрле- төрле күргәзмәләр оештырылган иде. Квест бәйрәм атмосферасында һәм дусларча мөгамәләдә үтте. ӨББ МБУ “ТЭҮ” коллективы, район мәгариф бүлеге Химляндия иленә сәяхәт оештырдылар һәм үткәрделәр.