Йөзү буенча ярыш

2017 елның 11 феврале, шимбә

     9 нчы февраль көнне “Нептун” спорт - сәламәтләндерү комплексында “Аммоний” Акционерлык Җәмгыяте һәм  “Менделеевсказот” Җаваплылыгы Чикләнгән Җәмгыяте эшчеләре арасында йөзү буенча ярыш үтте. Ярыш Спартакиада рамкаларында предприятие эшчеләрен физкультура һәм спортка җәлеп итү, эшчәнлек активлыгын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм көчле спортсменнары һәм командаларны барлау максатларыннан үткәрелде. Бассейн юлларына түбәндәге предприятиеләрнең вәкилләре чыкты: энергетикларның җыелма командасы, УЖДТ, ХВП, ГСО, ТГС, КИП һәм А, АС – 72М, ЦЭС һәм ЭС.

     Катнашучыларны  предприятиенең профсоюз комитеты рәисе Рәйхан Сабирҗанов сәламләде һәм аларга яхшы нәтиҗәләр, җиңүләр теләде.

   Ярышлар шәхси беренчелеккә йөзү буенча үтте ( хатын-кызлар – 25 м в/с, ир-атлар – 50 м в/с). Иң яхшы хатын-кыз һәм ир-ат йөзү нәтиҗәләре гомуми команда зачётына саналдылар. Шушы нәтиҗәләр буенча командалар арасында урыннар билгеләнде. Һәр команда осталыгын, спорт җанлылыгын, җиңүгә көчен күрсәтте һәм намус белән үзләренә куелган таләпләрне үтәп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International