Бөрешле авылында яшәүчеләр белән очрашу

2017 елның 11 феврале, шимбә

10 нчы февраль көнне Бөрешле авылында яшәүчеләр белән очрашу булды. Очрашу башында иҗат коллективлары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

    Очрашуда 2016 нчы елда башкарылган эшләр турында авыл җирлеге Башлыгы Лидия Смирнова чыгыш ясады. “Победа” ҖЧҖ җитәкчесе Геннадий Козлов үткән елның  хуҗалык эшләре нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, хуҗалыкта үсеш динамикасы күзәтелә.

    Авылдагы оператив хәлләр турында участок вәкиле Рамил Фәйзуллин чыгыш ясады, контракт буенча Хәрби көчләрдә хезмәт итү турында хәрби комиссар Сергей Залуженко хәбәр итте. Ләйсән Камил кызы районның социаль – экономик үсеше турында сөйләде. Очрашу вакытында авылда яшәүчеләр күперне ремонтлау турында сорау бирделәр. Башлык ярдәмчесе Ләйсән Камил кызы бу прблеманы уңай якка чишелер диде. Шулай ук буаны төзекләндерү, спорт залында һәм клубта капиталь ремонт үткәрү, Полевой урамында газ үткәрү сораулары каралды. Бөтен сораулар эш өчен контрольгә алынды. Очрашу ахырында авыда яшәүче юбилярларга котлау открыткалары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International