1 нче номерлы мәктәптә рәсәй язучысы Борис Пастернакның тууына 127 ел һәм аның Бондюг җирендә булуына 100 ел тулуга массакүләм чыгышлар булды. Әдәби кичәдә язучының иҗатын яратучылар, мөгаллимнәр, өлкән сыйныф укучылары катнашты. Туган якны өйрәнү музее эшчеләре күргәзмә оештырдылар, экспонатлар арасында Борис Леонид улының архив фотоларын, докуметларын, китапларын күрергә була иде. Музейның өлкән фән эшлеклесе Ольга Бондарь катнашучыларга моннан 100 ел элек, ягъни 1916 нчы елның октябреннән 1917 нче елның мартына кадәр Пастернак Менделеев шәһәрендә, ул вакытта Бондюгта яши. Озак вакытлар аның турында сәүдәгәр Пётр Ушков заводында беркем дә белми. Тик сакланып калынган хатлар гына Борис Пастернакның бу урыннарда яшәвенә дәлил булып торалар.
1995 нче елны Пастернак “Доктор Живаго” романын тәмамлый. Бу әсәрендә ул Менделеев районының Тын тавына охшаган – “Варыкино” резиденциясе турында язган.
Туган якны өйрәнү музее директоры Елена Мещерякова әйткәнчә, “Варыкино” - районның туризм үсеше башлангыч ноктасы булып торачак диде. Җәяүле экскурсия маршруты һәм “Варыкинога кайту” арт-резиденциясе эшләнеләчәк.