14нче февральдә 12нче бакча балалары Татар китапханәсендә кунак булдылар.(Тәрбиячеләре: Галиәхмәтова З.М., Галиева Ф.Б.)
Китапханәче Хафизова Г.Р. аларны китапханә кагыйдәләре, китап күргәзмәләре белән таныштырды. Герой шагыйрь – Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, балаларга аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Шагыйрьнең балачагыннан хикәяләр, кечкенәләр өчен язылган шигырьләрен тыңлау, “Кызыл ромашка” шигырен видеоязмада карау сабыйларга Муса Җәлил турында күзаллау тудырырга булышты.
Соңыннан, балалар, бакчада бергәләп уку өчен,китаплар сайладылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)